Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Кояшлы көн безгә сәлам бирде, сәламәтлек, җиңү теләде...

23 сентябрьдә район Сабан туе аланы чын бәйрәм төсен алды. Биредә "Милләтләр кроссы - 2012" спорт ярышлары һәм "Ялкынлы тәгәрмәч" бәйгесе узды. Ярышның барышы һәм күңелле мизгелләре белән район башлыгы Рәшид Заһидуллин да якыннан танышты. Кояшлы, аяз, җылы, матур көндә көзге табигать кочагына килүчеләр ялларын күңелле дә, файдалы да уздырды....

23 сентябрьдә район Сабан туе аланы чын бәйрәм төсен алды. Биредә "Милләтләр кроссы - 2012" спорт ярышлары һәм "Ялкынлы тәгәрмәч" бәйгесе узды. Ярышның барышы һәм күңелле мизгелләре белән район башлыгы Рәшид Заһидуллин да якыннан танышты.

Кояшлы, аяз, җылы, матур көндә көзге табигать кочагына килүчеләр ялларын күңелле дә, файдалы да уздырды. Спорт ярышларында катнашырга яки күңелле ял итәргә гаиләләре, хезмәт коллективлары белән килүчеләр булды. Мисал өчен, район хәрби комиссариаты, "Апас" муниципальара полиция бүлеге, аграр көллият, Каратун ашлык кабул итү пункты коллективлары ярышларда бердәм һәм оешкан төстә катнаштылар. Яшь категориясенә карап, бер-бер артлы йөгерешчеләр старт алды. Укучылар, яшүсмерләр, яшьләр, җитәкчеләр, өлкәннәр арасында иң нәни спортчылар - Танай-Турай балалар бакчасыннан 6 яшьлек Диләрә Өметбаева һәм Апасның "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче 4 яшьлек Рузил Хилавиев та бар иде. Тамашачылар ярышчыларга көч-куәт өстәп, җиңүләргә дәртләндереп тордылар. Аланлыкта җыр-моң тынып тормады, шашлыгы пеште, чәе кайнады.

"Милләтләр кроссы - 2012"нең җиңүчеләре түбәндәгечә:

Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында, егетләрдән: I - Зөлфәт Шакиров (К. Болгаер), II - Руслан Рузметов (У. Балтай), III - Рәдис Бакиров (Ю. Ындырчы), кызлардан: I - Эльвина Абзалова (Морзалар), II - Диләрә Садыйкова (Болынбалыкчы), А. Мөхәммәтрәхимов (Апас). төп гомуми белем бирү мәктәпләреннән (8-9 кл), яшүсмерләр: I - Илфат Гайфуллин (З. Күккүз), II - Руслан Фәтхетдинов (Апас), III - Рөстәм Хәмидуллин (Чүрибураш), кызлар: I - Альбина Хәбибуллина (З. Күккүз), II - Миләүшә Фәизова (Азбаба), III - Алисә Ибраһимова (Чирмешән). Урта мәктәпләр арасында, егетләрдән: I - Илфар Хафизов (Борнаш), II - Азат Гарәфетдинов (Чирмешән), III - Раил Садыйков (аграр көллият), кызлардан: I - Румия Сәйфиева (Каратун), II - Язилә Йосыпова (аграр көллият), III - Фирүзә Бәдретдинова (Чирмешән). Оешмалар арасында, ир-атлардан: I - Ранис Халиков (полиция бүлеге), II - Динар Хәсәнов (аграр көллият), III - Рәсим Гатауллин (полиция бүлеге), хатын-кызлардан - I - Алинә Сәлимуллина ("Электросеть"), II - Илгина Яруллина (Т. Черкене), III - Людмила Кузьмина (мәгариф бүлеге). Өлкәннәр арасында: I - Әгъзам Хәмидуллин (Апас), II - Рәшит Сөләйманов (Болынбалыкчы), III - Рифкать Хәбибуллин (У. Балтай). Җитәкчеләр арасында: I - Рамил Имаметдинов (финанс бүлеге), Фәнис Сафиуллин (Яшьләр эше һәм спорт бүлеге), III - Ринат Шәяхмәтов (спорт мәктәбе). Команда беренчелегендә: Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында: I - Апас, II - Чүрибураш, III - Зур Күккүз, урта мәктәпләр арасында: I - аграр көллият, II - Борнаш, III - Каратун.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин барлык ярышта катнашучыларны спорт бәйрәме белән тәбрик итеп, җиңүчеләргә район Советы һәм башкарма комитеты тарафыннан истәлекле бүләкләр һәм Мактау грамоталары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кросс наций осенний кросс