Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Кызыл Тауда егетләрнең иң асыллары

19 майда Болынбалыкчыда мәшһүр колхоз рәисе, фронтовик Фәрит Рәхимов истәлегенә чираттагы районкүләм көрәш бәйгесе үтте. Анда 100дән артык 1994 елга кадәр туган яшь көрәшче катнашты. Команда беренчелегендә барча халыкны гаҗәпкә калдырып, 11 еллык мәктәпләр арасында Кызыл Тау мәктәбе яшь баһадирлары беренче урын яулады. Мәктәп директоры Илдар Хәйбуллин әнә шулай максатчан...

19 майда Болынбалыкчыда мәшһүр колхоз рәисе, фронтовик Фәрит Рәхимов истәлегенә чираттагы районкүләм көрәш бәйгесе үтте. Анда 100дән артык 1994 елга кадәр туган яшь көрәшче катнашты.

Команда беренчелегендә барча халыкны гаҗәпкә калдырып, 11 еллык мәктәпләр арасында Кызыл Тау мәктәбе яшь баһадирлары беренче урын яулады. Мәктәп директоры Илдар Хәйбуллин әнә шулай максатчан эшләп, бер елда матур нәтиҗәгә иреште.

Икенче урында - Апас, өченче урында - Биеш мәктәбе командалары. 9 еллык мәктәп командалары арасында 1-2-3 урыннарны Апас, Чүрибураш һәм Болынбалыкчы мәктәпләре командалары бүлеште.

Шәхси беренчелек, 32 кг.га кадәр авырлыкта: 1 урын - Булат Хәкимов (К.Тау); 2. Илназ Садыйков (Апас); 3. Вячеслав Кудряшов (Азбаба). 36 кг.: 1. Реназ Бәдретдинов (К.Тау); 2. Ислам Салавиев (Апас); 3. И. Мөхәммәтгалиев (З. Күккүз). 40 кг.: 1. Илшат Ибәтуллин (Дәүләки); 2. Рәдис Бакиров (Ындырчы); 3. Раил Гыйсмәтуллин (Чүрибураш). 46 кг.: 1. Салават Кавиев (Апас); 2. Илгиз Сафин (Ындырчы); 3. Рәдиф Сөнгатуллин (Кызыл Тау). 50 кг.: 1. Алмаз Минневәлиев (Апас); 2. Булат Билалов (Апас); 3. Илфат Хәкимов (Чүрибураш). 55 кг.: 1. Булат Салаватуллин (Апас); 2. Динар Суслин (Апас); 3. Рөстәм Хәмидуллин (Чүрибураш). 60 кг.: 1. Илнар Сафин (Ындырчы); 2. Раил Шәйхуллин (аграр көллият); 3. Айназ Мөхәммәтгалиев (Кызыл Тау). 65 кг.: 1. Ленар Вәлиуллин (аграр көллият); 2. Илмир Багитов (Ындырчы); 3. Бәхтияр Кәлимуллин (Биеш). 70 кг.: 1. Ринат Ибәтуллин (Дәүләки); 2. Илмир Минһаҗев (Кызыл Тау); 3. Алмаз Рәхмәтуллин (О. Бакырчы). 70 килограммнан югары авырлыкта: 1. Александр Васильев (Биеш); 2. Илмир Идиятуллин (Кызыл Тау); 3. Салават Минһаҗев (Чүрибураш).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кураш,