Реклама
ЮХИДИ хәбәр итә
Сабантуйда бил алышты егетнең батырлары
Сабан туеның бөтен кунагы, бар халык онытылып һәм йотлыгып тамаша кыла торган иң төп ярыш ул - татарча көрәш. Быел Сабан туенда төп бүләк - машина 36 кг авырлыктагы абсолют яшь батырга - Айдар Садриевка бирелде. Сабан туеның төп абсолют батыры - Марат Макаров. Яшүсмерләр арасында җиңүчеләр: 36 кг.: I...
Сабан туеның бөтен кунагы, бар халык онытылып һәм йотлыгып тамаша кыла торган иң төп ярыш ул - татарча көрәш. Быел Сабан туенда төп бүләк - машина 36 кг авырлыктагы абсолют яшь батырга - Айдар Садриевка бирелде. Сабан туеның төп абсолют батыры - Марат Макаров.
Яшүсмерләр арасында җиңүчеләр: 36 кг.: I - Айдар Садриев (Заготзерно), II - Илшат Ибәтуллин (Дәүләки), III - Ислам Салавиев (Апас).
45 кг.: I - Салават Кавиев (Апас), II - Радик Сөнгатуллин (Кызыл Тау), III - Булат Илалов (Апас).
55 кг.: I - Булат Салаватуллин (Апас), II - Илнар Кәримов (Апас), III - Динар Суслин (Апас).
65 кг.: I - Ленар Вәлиуллин (Аграр көллият), II - Раил Шәйхуллин (Чүрибураш), III - Айназ Мөхәммәтгалиев (Кызыл Тау).
65 кг-нан югары: I - Ринат Ибәтуллин (Дәүләки), II - Илмир Багитов (Ындырчы), III - Салават Мингазов (Чүрибураш).
Ир-егетләр арасында: 65 кг.: I - Рафаэль Хәсәнов (Апас), II - Марат Нуруллин (Балтай), III - Илнар Яруллин (Чүрибураш).
75 кг.: I - Тимур Муллин (Апас), II - Руслан Нургалиев (Чүрибураш), III - Денис Войтов (Морзалар).
85 кг:. I- Равил Шәкуров (Апас), II - Айрат Волков (Казан), III - Рамил Гатауллин (Морзалар).
85 кг-нан югары: I - Марат Макаров (Апас), II - Ранис Хәсәнов (Апас), III - Альфред Алиуллин (Апас).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев