Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Салмыш шоферларга җәза катгый

.

Салмыш килеш руль артына утырып, суд каршына басучы шоферлар очрап тора. Күпме кисәтүләр ясап та, алар вакытында гыйбрәт ала белми. Юллар закон бозучыларны яратмый.
Район җәмәгать судында хокук бозган, транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән 2 машина йөртүчене хөкем иткәннәр.
Район башкарма комитетының юл хәрәкәтләре иминлеге комиссиясе хәбәр итүенчә, Р. Шаһиәхмәтов, В. Ибляминова суд барышында үз гаепләрен таныганнар.
“Суд аларга карата 18 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү һәм 30 мең сум күләмендә штрафка тарту турында карар чыгарган”, - диелә әлеге хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев