Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Салмыш шоферга 30 мең сум штраф яный

ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы рейдларын Урта Балтай җирлегендә уздырды.

(13 февраль,  "Апастово-информ").

Рейд барышында барышында салмыш килеш руль артына утырган ир-егет белән очрашалар. Ул "Лада-Ларгус" машинасы белән көндезге 4 ләр тирәсендә юлга чыккан.

Шофер  хастаханәгә барудан да баш тарткан. Аңа Рф КоАПның 12.26 маддәсе 1 бүлеге нигезендә җавап бирергә туры киләчәк. Шоферга 1,5 елдан 2 елга кадәр җәяү йөрергә һәм 30 мең сум штраф түләргә туры килүе ихтимал. Җәзаны суд билгели. ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев шулай дип белдерде.

Юлларда сак булыгыз, өйгә борчуларсыз, шатлык белән кайтыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев