Нәтиҗәләр сөендерерлек, без – җиңүче
3 мартта Буада дзендо буенча II республикакүләм ачык турнир үтте. Ул хезмәт вазифаларын үтәгәндә һәлак булган эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә багышланган иде. Каратэ, бокс һәм көрәш алымнарын берләштергән бу спорт төрендә районнан тхэквондо һәм самбо түгәрәкләрендә шөгыльләнүче (тренерлары Г. Өметбаева, И. Вәлиуллин) 12 спортчы катнашты. Көч сынашучы 120 спортчы арасында...
3 мартта Буада дзендо буенча II республикакүләм ачык турнир үтте. Ул хезмәт вазифаларын үтәгәндә һәлак булган эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә багышланган иде. Каратэ, бокс һәм көрәш алымнарын берләштергән бу спорт төрендә районнан тхэквондо һәм самбо түгәрәкләрендә шөгыльләнүче (тренерлары Г. Өметбаева, И. Вәлиуллин) 12 спортчы катнашты. Көч сынашучы 120 спортчы арасында апаслылар да югалып калмадылар, нәтиҗәләре белән сөендерделәр. Ранис Борһанов, Эльдар Ильин, Альбина Сәлимуллина үз категорияләрендә беренче, Руслан Миндыгулов - икенче, Адилә Салаватуллина - өченче урынны яуладылар. Беренчелекне алучылар Татарстан Республикасының дзендо буенча җыелма командасына керделәр һәм апрель аенда узачак Бөтенроссия чемпионатына сайландылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев