Апаста иминлек рейдлары бара
Янгын күзәтчелеге бүлеге, Әлмәндәр ирекле янгын сүндерү посты хезмәткәрләре социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә йортларда булды һәм иминлек, хәвефсезлек кагыйдәләрен тагын бер кат исләренә төшерде.
“Гаиләләр белән очрашкач, “янгын хәбәрче”ләренә дә игътибар иттек. Аларның төзек булуы, эшләве бик мөһим. Янып-сүнеп утыручы кызыл индикаторы приборның төзек икәнен хәбәр итә. Кечкенә генә янгын чыкканда һәм төтенләгән очракта датчиклар, яңгыравыклы тавыш чыгарып, тиз генә янгын турында хәбәр итәләр. Балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр, хәтта, кыска вакыт эчендә йортларда үзләре генә калганда автоном янгын белдергечләрен урнаштыру мәсьәләсе аеруча актуаль. Сезне һәм якыннарыгызның тормыш куркынычсызлыгы өчен, сезгә янгын хәбәрчеләрен сатып алырга һәм аларны үз йортыгызда урнаштырырга тәкъдим итәбез. Янгын хәбәрчеләре инде бик күп гомерләрне коткарып калды”, - ди Әлмәндәр ирекле янгын сүндерү посты җитәкчесе Таһир Әхмәтов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев