100 яшьлегендә күрешергә сөйләшкән идек, кызганыч, насыйп булмады
Һәр кеше турында яхшы фикердә яшәүче, уңай сыйфатларны күрә һәм бәяли белүче, ягымлы гына сөйләп, җай гына эшләп йөрүче, балаларын, оныкларын, туган-тумачасын, күрше-күләнен кайгыртып яшәүче Рафига апа Гыйниятуллина арабыздан китте. Әле 28 октярьдә генә аның туган көне иде. 98 яшен тутырды. Соңгы күрешүдә генә 100 яшьлегендә очрашырга сөйләшкән идек. Кызганыч, без дигәнчә булмады.
Иске Әнәле авылында яшәүче хезмәт ветераны Рафига Гыйниятуллина урта мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамлап, укытучы булу теләге белән янып йөргән көннәрдә, бөтен хыялларны җимереп, Бөек Ватан сугышы башлана. Вакытлыча гына Зур Күккүз мәктәбендә балаларга белем бирә ул. Укуын дәвам итә алмый, 1941-1942 елларда окоп казу эшенә җибәрәләр.
Районыбызның авырлыклар кичергән чорында Рафига апаны финанс бүлегенә эшкә чакыралар, Ул Алабирде, Байраш авыл Советлары буенча салым агенты булып эшли башлый. Азрак тәҗрибә туплагач, 8 авылны үз эченә алган участокка салым инспекторы итеп куялар.
Салым агенты, инспектор, өлкән инспектор, дәүләт салымнары буенча өлкән экономист, шунда ук бүлек җитәкчесе булып эшләгәндә һәрчак алдынгылар рәтендә була, аның фотосурәте озак еллар республика финанс идарәсенең Мактау тактасыннан төшми. Шулай ук “Финанс хезмәткәре отличнигы“ билгесе, “Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен“ һәм башка медальләр белән бүләкләнә. 40 ел шушы өлкәдә эшләп, хезмәт баскычлары буйлап югары күтәрелә. Шулай итеп, 1942 елның 31 гыйнварында салым агенты булып эшли башлаган кыз, 40 ел шушы өлкәдә хезмәт күрсәтеп, 1982 елның 14 июнендә дәүләт салымнары бүлеге җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелеп, лаеклы ялга чыга. Шушы чор эчендә Рафига апа җәмәгать эшләрендә катнашырга да, шәхси тормышын көйләргә дә, балалар үстерергә дә вакыт таба. Ул 24 ел дәвамында республика профсоюзларының өлкә комитеты әгъзасы, 15 елдан артык аның президиум әгъзасы һәм 20 ел дәүләт хезмәтләре профсоюзының район комитеты рәисе, авылда ветераннар Советы җитәкчесе булып тора.
Рафига апа мәдәниятне үз иткән гаиләдә туып-үскән. Булачак тормыш иптәшен дә ул сәхнәдә очрата. Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану“ спектаклен уйнаганда башланган дуслык хисләре олы мәхәббәткә әверелеп, нык гаилә булып төзелә. Бөек Ватан сугышы ветераны Хәлилрахман абый белән кешелекле, булдыклы ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Гөлшат һәм Гөлнур икесе дә республикага танылган шәхесләр, бар гомерләрен балаларга белем бирүгә багышладылар, икесе дә җыр-моңга, шигърияткә, сәхнәгә гашыйк.
Рафига апа бүген дә матур итеп җырлый, шигырьләр сөйли, мөнәҗәтләр әйтә иде. Сеңелесе Илһамия апа белән чөкердәшеп, биш вакыт намазын укып, бар якыннарын бер йодрыкка туплап гомер итте. Матурлык үрнәге булды. Ничә күрсәң дә, көр күңел белән каршы алып, уңай кәеф бүләк итте. Тормышны яратуы да чиксез иде. Редакциягә шалтыратып, хәлебезне белде, киңәшләрен бирде. Үзе бер дә догасыннан калдырмады. Районның, авылның акъәбисе булып яшәде. Сагынырбыз, юксынырбыз сине, Рафига апа!
Якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев