Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

100 яшьлек Нурлыбәнәт әби Сафиуллина тавышы сайлауларда бик мөһим

Колгына авылында яшәүче бер гасырлык гомер юлы узган, тормышында ачысын да, төчесен дә, бик бәхетле мизгелләрне дә кичергән Нурлыбәнәт әби Сафиуллина да сайлауларны көтеп алды.

Сайлау комиссиясе әгъзалары аның өенә килде. Нурлыбәнәт әби изе теләкләре аша тавышын бирде.
Нурлыбәнәт 8 бала тәрбияләп үстерә, колхоз эшеннән дә калмый. Сугыш чоры авырлыкларын җилкәсе аша уздыра.
Кызганычка каршы, аңа бала хәсрәтләрен күп күрергә туры килә. 8 баланың бүген бары тик берсе генә исән-сау. Сабыр канатларын сындырмыйча яшәргә тырыша ул. Авылдагы кызы, онык-оныкчыклары аңа һәрчак ярдәм итеп тора.
Нурлыбәнәт әби әле үз аякларында йөри, һәркемне барлап, эшләр дә кушкалап тора. Хәтере дә шәп, сүзгә дә оста ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев