Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

11 нче июньдә булачак район Сабан туена яңалык кертелә.

.

 

–Хөрмәтле апаслылар, районыбыз кунаклары! Быел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан Сабантуйга милли бизәк кертергә булдык. Сабантуйга килгәндә ир-егетләргә түбәтәй, хатын-кызларга калфак киеп килергә тәкъдим итәбез. Милли баш киемнәре мәйданга керү юлында сатуда булачак, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова.

 

Игътибар: Сабантуйда "Иң милли гаилә» бәйгесе уза

“Иң милли гаилә” - барлык гаилә әгъзалары да Апас Сабантуй бәйрәменә милли киемнәрдән килгән гаиләләр арасында уздырыла. Берничә буынның (әби, бабай, әти, әни, балалар) милли киемнәрдән булуы хуплана.
Бәйгедә катнашучыларга таләпләр: катнашучыларның яше чикләнмәгән, республикада яшәүче барлык милләт вәкилләре дә катнаша ала, һәр катнашучының үзләренең милли киемнәрендә булуы шарт, сәхнә костюмнарына урын бирелми;
Бәйге 3 номинациядә үткәрелә.

Милли киемнәрдән киенгән гаиләләр 12.00 дән 14.00 гә кадәр “Зәлидә” мәйданына килеп теркәләләр. 14.45 тә  җиңүчеләргә район башлыгы тарафыннан сертификатлар, грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырылачак. (0+)

Милли баш киемнәрен эзләп ерак барасы түгел.

Апасның Октябрь урамы, 53 нче йортта урнашкан (автовокзал янында) сату ноктасы эшләп тора. Биредә гүзәл затлар өчен баш киемнәре – милли стильдә түбәтәй, калфак, изүләр сатыла.


https://t.me/amplatki
https://vk.com/id95711638

Абзалова М.М. Реклама.
Токен креатива: 2VtzqwmCGhf

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев