1989 елның 15 феврале илебез тарихына мәңгелеккә кереп калды
Шул көнне совет гаскәрләре тулысынча Әфганстаннан чыгарылдылар һәм солдат, офицерлар өчен генә түгел, илебез халкы өчен дә сугыш тәмамланды.
Без Ватан алдындагы гражданлык һәм хәрби бурычларын намус белән үтәгән, присягага тугрылык саклаган солдатларга олы хөрмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итәбез. Әфганстан сугышы безнең хәрбиләр күрсәткән батырлык һәм кыюлыкның Бөек Ватан сугышында җиңгән әтиләребез һәм бабайларыбыз батырлыгына тиң булуын күрсәтте.
Әлеге сугышта якыннарын югалтканнарның кайгыларын чын күңелдән уртаклашабыз. Әфганстан җирендә ятып калганнарның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
Әфганстан ветераннары, сезгә батырлыгыгыз өчен олы ихтирам һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Үзегезгә һәм якыннарыгызга бәхет, уңышлар, сәламәтлек, иминлек телибез. Күкләребез аяз булсын!
Татарстан Республикасының десантчылары, чик сакчылары җәмгыятләре һәм Татарстан Республикасының Хәрби хәрәкәтләр ветеранныры берлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев