2025 елда авария хәлендәге тораклардан күчерелүчеләргә 43 фатир тапшырылды
2025 елда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды Казан шәһәре һәм Биектау районы башкарма комитетларына авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү өчен 43 уңайлы фатир тапшырды.
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»
Казан шәһәрендә яшәүчеләр дәүләт хисабына «Салават Купере» торак районында 29 бер бүлмәле һәм 10 ике бүлмәле фатир алачак. Биектау районында исә авария хәлендәге тораклардан күчерелүчеләргә Куркачи тимер юл разъезды бистәсендәге йортта 3 ике бүлмәле һәм 1 өч бүлмәле фатир биреләчәк.
Барлык фатирлар да яшәргә тулысынча әзер килеш тапшырыла: чиста бизәлешле, сантехника җиһазлары, электр плитәләре, төтен датчиклары (хәбәр биргеч белән), су һәм электр энергиясе исәпләгечләре, җылылык көйләүчеләре, шулай ук мәгълүматларны автоматик рәвештә ерактан укып алу системасы белән җиһазландырылган.
Искәртеп узыйк, Россия Президенты Владимир Путин авария хәлендәге тораклардан гражданнарны күчерү эшен тизләтергә чакырды. «Аерым әһәмиятле бурыч — гражданнар өчен уңайлы яшәү мохите булдыру. Иң элек аварияле тораклардан күчерү программасын тизләтүне күздә тотам. Кешеләрне трущобалардан чыгару кирәк», — дип белдерде Россия Президенты.
2025 елда Дәүләт торак фонды 162 мең квадрат метр торак төзеде, бу исә Татарстанның 3 269 гаиләсен яңа һәм уңайлы фатирлар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев