21 ноябрьдә Түбән Биябашы авылында ташландык йортта янгын чыга
1477
0
Ташландык йортта янгын чыккан
Биредә беркем дә яшәми. Кемнәрнеңдер җылынырга, ышыкланырга кергән булуы мөмкин. Бу очрак буенча тикшерү эшләре бара.
–Авылларда буш йортлар бар. Тирә-күршедәге корылмаларга авыл халкы игътибарлы булсын, йорт тирәсендә кешеләр күренгәндә, йортка сукмаклар салынганда хәбәр итәргә онытмасыннар иде. Ут тиз тарала. Хуҗасы булмаган йортта чыккан янгын тирә-күршегә дә үрмәләргә мөмкин бит. Хәвефсезлек хакына игътибарны арттырсак иде, – ди янгын куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев.
Ут-күздән сак булыгыз! Күңелсезлек очракларында 8-84376-2-35-77 (нинди телефоннан шалтыратсаң да, код җыярга кирәк), 21-2-32, 101, 01 телефоннарын җыегыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев