Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

22 яшьлек ана балаларын сарайда калдырып өшеткән

Төнлә хатын-кыз 4 яшьлек кызын алып өйгә кергән, ә бер яшьлек баласын сарайда калдырган.

(15 гыйнвар, “Апастово-информ”).


«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Алексеевск районының Куркуль авылында ике бала өшегән. Тикшерү мәгълүматлары буенча, 22 яшьлек әни кеше балалары белән салкын сарайда йоклап киткән. Төнлә хатын-кыз 4 яшьлек кызын алып өйгә кергән, ә бер яшьлек баласын сарайда калдырган.
Авыр хәлдәге бер яшьлек баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр, ул өшегән. Кыз баланы шулай ук хастаханәгә салганнар.
Хәзер исә хатын-кызны ана хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсе хәл ителә. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткән.
Бала гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янау сәбәпле, балаларны опека хезмәткәрләре алган, дип аңлатты Руслан Галиев. Судта дәгъва каралганчы балаларны хастаханәдән чыгаргач та әниләренә кайтармаячаклар.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/13-01-2021/balasyn-salkynda-kaldyrgan-hatynny-ana-hokukynnan-m-hr-m-it-m-s-l-se-h-l-itel-5798768

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев