Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

25 апаслыны армиягә озаттык

Район хәрби хезмәткә чакыру даими комиссиясендә быелгы язгы чакырылыш нәтиҗәләре каралды. Район башкарма комитеты һәм хәрби комиссариат җитәкчеләре, район үзәк хастаханәсе вәкилләре үз эшләренә хисап тоттылар. Хәрби комиссар Илшат Паймурзин бу чакырылышта яше җиткән 25 апаслының хәрби хезмәт урынына исән-сау барып җитүләрен хәбәр итте. -Район шефлык итә торган Ульяновскийдагы хәрби...

Район хәрби хезмәткә чакыру даими комиссиясендә быелгы язгы чакырылыш нәтиҗәләре каралды. Район башкарма комитеты һәм хәрби комиссариат җитәкчеләре, район үзәк хастаханәсе вәкилләре үз эшләренә хисап тоттылар. Хәрби комиссар Илшат Паймурзин бу чакырылышта яше җиткән 25 апаслының хәрби хезмәт урынына исән-сау барып җитүләрен хәбәр итте.

-Район шефлык итә торган Ульяновскийдагы хәрби частька 6 апаслы озатылды. Эш графигы һәм традиция буенча, тиздән анда күчтәнәчләр белән район делегациясе барып, якташларның хәлләрен белешеп кайтачак. Бу язгы чакырылышта хәрби хезмәткә китүчеләрнең 27 проценты югары белемле. Армиягә киткән 75 процент яшь солдатларыбызның беренчел хәрби һөнәрләре бар. 9 апаслы Россия Хәрби көчләрендә контракт буенча хезмәт итә. 6 егет һәм кыз киләчәкләрен армия-флот белән бәйләргә ниятләп, төрле хәрби уку йортларында укый. Районда "Аҗаган", хәрбиләштерелгән уку-өйрәнү җыеннарында, "Юнармеец", "Яшь десантчы" җәйге спорт-өйрәнү кыр лагерьларында быел 500 яшүсмер үз-үзен сынады, булачак солдат тормышына әзерлек курслары үтте. Армиядән качып йөрүчеләр юк. Апастан быел хәрби хезмәткә чакырылып, Казанда кабат медицина тикшерү комиссиясе узган бер егетебез хәрби хезмәттән азат ителде. Бу очрак буенча урында тиешле нәтиҗә ясалды, -диде Илшат Паймурзин.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев