Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

30 меңгә якын штрафы булган ир-ат правасыз юлга чыгарга да курыкмаган

Районның юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары Каратун-Тутай юлында бер мотоциклчыны туктата.

(22 август, “Апастово-информ”).


27 яшьлек ир-атның мотоциклына белән өенә кайтып баруы була. Тикшерә торгач, аның әлеге транспортны йөртергә хокукы югы, аннан төрле дәрәҗәдәге юл кагыйдәләрен бозулар өчен 30 меңгә якын җыелган штрафының да вакытында түләнмәве ачыклана. Бу хакта ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр иттеләр.

Хәзер әлеге иргә 5-15 мең күләмендә штраф яный. Шул ук вакытта штраф стоянкасы өчен дә түләргә туры киләчәк. Алдагы бурычларга яңалары да өстәлә.

Юлларда сак булыгыз, кагыйдәләрне төгәл үтәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев