31 август – ветеринария хезмәткәрләре көне
Хөрмәтле тармак хезмәткәрләре, лаеклы ялдагы райондашларыбыз! Сезнең хезмәтегез киң кырлы, үтә мәшәкатьле һәм мактаулы.
Терлек авыруларын кисәтүдән, аларны дәвалаудан тыш, сезгә халыкны кешеләр һәм хайваннар өчен дә уртак булган чирләрдән, төрле агуланулардан саклау вазифасы да йөкләнгән. Сез авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм шәхси хуҗалыкларга терлекчелек продуктлары җитештерүдә мөмкин кадәр ярдәм күрсәтеп, аларның икътисади хәлләрен яхшыртуга өлеш кертәсез. Сезгә сәламәтлек, уңышлар, гаилә иминлеге телим.
Равил Хисаметдинов, Апас муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев