40 яшьлек апаслы абыйсына янау аркасында мәҗбүри эшкә тартылган
Район прокуратурасы 40 яшьлек ир атка карата кузгатылган җинаять эшен хуплады. 28 майда, 15 сәгатьләр тирәсендә, районның бер авылында шәхси аңлашылмаучанлыклар нәтиҗәсендә ике туган арасында ызгыш чыга. Абыйсына ачуы чыккан ир-ат йодрыкларын һәм аякларын эшкә җигә. Аннан бугазына ябыша. Шул вакытта үтерү белән янау сүзләре әйтә. Зыян күрүче полиция хезмәткәрләренә...
Район прокуратурасы 40 яшьлек ир атка карата кузгатылган җинаять эшен хуплады.
28 майда, 15 сәгатьләр тирәсендә, районның бер авылында шәхси аңлашылмаучанлыклар нәтиҗәсендә ике туган арасында ызгыш чыга. Абыйсына ачуы чыккан ир-ат йодрыкларын һәм аякларын эшкә җигә. Аннан бугазына ябыша. Шул вакытта үтерү белән янау сүзләре әйтә. Зыян күрүче полиция хезмәткәрләренә гариза белән мөрәҗәгать итә. Суд гаепле ир-атка 120 сәгатьлек мәҗбүри эш билгеләде. Суд карары үз көченә керде.
фото: bestlife-ok.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев