8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
Илебез Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтә.
Гаилә - мәхәббәт учагы, ихласлык һәм ышаныч чыганагы буларак - һәрвакыт дәүләтнең һәм җәмгыятьнең гомумкешелек кыйммәтләрен саклаучы ныклы таянычы булды. Нәкъ менә гаиләдә бала шәхес буларак тәрбияләнә. Әти-әнисеннән, әби-бабасыннан бала шәфкатьлелек, хезмәт сөючәнлек, ватанпәрвәрлек, намуслылык, җаваплылык, игелек һәм әхлак тәрбиясе буенча тәүге дәресләрен ала. Туган йорт җылысы, риясызлык һәм үзара аңлашу, туганнарыңны һәм якыннарыңны кайгырту, буыннар арасында рухи бәйләнеш - болар һәммәсе кешенең эчке дөньясын формалаштыручы бәяләп бетергесез кыйммәтләр.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә районыбыздагы һәр гаиләгә тигезлек, тынычлык, муллык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телибез. Балалар безне һәрчак шатландырсын, безнең горурлыгыбыз булсын.
Айрат Җиһаншин,
муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев