Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“90 ел сизелми дә үтеп киткән”

Түбән Барыш авылында яшәүче Фирүзә әби Закирова 90 яшьлек олы юбилеен каршылады.

(22 февраль, “Апастово-информ”).


Фирүзә әбигә район башлыгының котлаулары юлланды. Ринат Гыйльфанов иң изге теләкләрен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды. Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова, районның үзәкләштерелгән клублар системасы җитәкчесе Роза Нурмиева хөрмәтләде, зурлады үзен.

Фирүзә әби тумышы белән Башкортстан якларыннан. Яшьлегендә апасына кунакка килгән җирдән, Апас якларында төпләнеп кала. 30 елдан артык мәдәният өлкәсендә хезмәт итә. Түбән Барышта ул хөрмәтле һәм хезмәте белән тирән эз калдырган кеше.
Фирүзә әби хәзер дә шигырьләр иҗат итә, аларны дәфтәр битенә теркәп тә куя. Иҗат җимешләрен матур итеп яттан сөйли. Вакытлы матбугат, республика, район хәбәрләре белән танышып бара. Туганнарын, якыннарын барлап кына тора. Балалары, оныклары, оныкчыкларыннан зур игътибар тоеп яши.
“90 ел сизелми дә үтеп киткән. Үткәннәр якты хатирә булып истә калган”, - ди әби үзе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев