Апасның “Салават күпере” балалар бакчасы тәрбиячесе “Әдәби карта” бәйгесе җиңүчесе
Тәрбияче Ләйсән Әхмәтшина бәйгенең бүләкләү чарасында катнашты
(14 апрель, “Апастово-информ”).
“Әдәби карта” бәйгесе Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе тарафыннан оештырылган. Ул укытучылар, тәрбиячеләр, китапханәчеләр һәм мәдәният хезмәткәрләренең иҗади эшчәнлеген һәм һөнәри осталыгын үстерү өчен шартлар тудыруны, журнал укучылар аудиториясен киңәйтүне максат итеп куйган.
Бәйгедә Апасның “Салават күпере” балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Әхмәтшина да катнашкан. Ул бәйгегә “Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел” дип исемләнгән хикәясен тәкъдим итеп, җиңүгә ирешкән.
“Хикәямне балалар бакчасындагы эшчәнлегемә багышладым. Балаларда туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү юнәлешендәге хезмәтемне күрсәттем”, - дип белдерде Ләйсән Әхмәтшина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев