Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Айрат Җиһаншин: “Халыкны сәламәт яшәү рәвешенә тарту, төрле чаралар аша сәламәтлеккә өндәү эшен тормышка ашырыйк”

Район үзәк хастаханәсе коллективы узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясап, киләчәккә бурычлар билгеләде.

(22 февраль, "Апастово- информ").


Хисап җыелышында район башлыгы Айрат Җиһаншин, ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева катнашты.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Алевтина Керимова үз чыгышында хастаханәдә барган үзгәрешләр, халыкның сәламәтлек дәрәҗәсе хакында сөйләп узды.
“Кан әйләнеше системасы авырулары, сулыш органы авырулары, яман шеш белән арабыздан китүчеләр күп. Ел дәвамында 139 сабый дөньяга аваз салган. Ул алдагы ел белән чагыштырганда 9 балага артык”, - диде баш табиб.

2022 елда “Татарстан Республикасының бердәм кардиологы” Федераль проекты нигезендә фельдшер-акушерлык пунктларына ЭКГ аппаратлары урнаштырылган. Шулай ук фельдшер-акушерлык пунктлары югары тизлекле интернет белән тәэмин ителгән. Бу – нәтиҗәле эшләргә ярдәм итә. Фельдшерлар тарафыннан 300 ЭКГ төшерелгән. Алевтина Керимова әлеге яңалыкка да тукталды.

Фәридә Яркәева яшь кадрларны авылда калдыру, үлүчеләрнең санын киметү өчен тагын да максатчанрак эшләү бурычын куйды.

"Кайсы җирлекләрдә үлем дәрәҗәсе югары булуын, аның сәбәпләрен ачыклап эш итәргә кирәк. Кисәтү чараларын арттыру, диспансер күзәтүе узуга ныклы басым ясау мөһим. Кадрлар мәсьәләсе дә үзәктә . Һәр җирдә әзерлекле кадрлар кирәк”, - диде ул.

Медицина хезмәткәрләренең эшчәнлегенә уңай бәя биреп рәхмәт сүзләрен дә җиткерде.

“Хезмәтегез өчен рәхмәт. Бүгенге көндә сезгә таләпләр зур. Халык медицина ярдәме генә түгел, игътибар, җылы мөнәсәбәт тә көтә. Барысын да һөнәри осталык белән башкарырга көчегез җитсен иде, сәламәтлек һәм игелекле эшегездә уңышлар телим”, - диде Фәридә Яркәева.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин авыруларны башлангыч чорында ачыклап, кеше сәламәтлеген беренче урынга кую максатын куйды. Шулай ук медицина хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә тукталды. Районга яшь белгечләрне тарту, эшкә кайтару хакында сөйләде.
“Халыкны сәламәт яшәү рәвешенә тарту, төрле чаралар аша сәламәтлеккә өндәү эшен тормышка ашырыйк. Зур эш башкарасыз, кеше гомерләрен коткарасыз. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә. Апас халкының киләчәге зур, гомере озын булсын”, - диде район башлыгы.
Киңәшмә тәбрикләүләр, бүләкләүләр, котлаулар белән, тантаналы шартларда тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев