Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Акхуҗада яшәүче Наил Нигъмәтҗанов: “Яшьлегем яңадан әйләнеп кайтса, тагын 25 ел эшләр идем әле“

Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 50 ел югары нәтиҗәләргә ирешеп умартачылык тармагында эшләгән Наил абый Нигъмәтҗанов Апас районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан истәлек медаленә һәм район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

(31 март, “Апастово-информ“). 
 
 
Наил абыйга әлеге бүләкне район Советы аппараты җитәкчесе Роза Нурмиева тапшырды. 
 
 
“Сез югары һөнәри тәҗрибәле кеше генә түгел, тормышның да авыр сабакларын үткән, зирәк акылга ия райондашыбыз да. Сүзегез дә үтемле, дәрәҗәгез дә бик зур. Гөлирам апа белән бергә корган гаиләгез дә барыбыз өчен дә үрнәк, өлге. Сезгә күп кеше рәхмәтле“, – дип район башлыгының котлауларын һәм рәхмәтләрен ирештерде Роза Нурмиева. 
 
Акхуҗа авылында яшәүче Наил һәм Гөлирам Нигъмәтҗановлар 
8 бала – 4 ул һәм 4 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүген 18 онык һәм 2 оныкчыкка яраткан дәү әти, дәү әни булып яшиләр. Иң горурландырганы - 8 балаларына да югары белем биргәннәр. Алар барысы да үз һөнәрләре буенча эшлиләр. Кызлар барысы да укытучылар, егетләрнең исә өчесе хәрби юлны сайлаган, бер уллары юридик өлкәдә хезмәт итә. 
 
Наил абый 7 классны тәмамлауга эшкә чыга. Хезмәткә зур җаваплылык белән караучы, эшчән, кешегә ихтирамлы егетне тиз күреп алалар. Аны умартачылык буенча укырга җибәрәләр. 
 
“1962 елда мине үзебездән 6 чакрым ераклыкта урнашкан Берләш урманындагы умартачылыкка куйдылар. Биредә 50 ел хезмәт итеп, 74 яшемдә лаеклы ялга чыктым. Барлыгы 58 ел стажым бар. Хезмәттән туймадым. Яшьлегем яңадан әйләнеп кайтса, тагын 25 ел эшләр идем әле“, - ди Наил абый. 
 
Гөлирам апа үзе дә 8 балалы гаиләдә туып-үсә. Мәктәптә яхшы билгеләргә генә укыса да, белем алуны дәвам итәргә мөмкинчелекләр булмый. Гомер буе терлекчелек өлкәсендә хезмәт 
итә. 
 
“Сыер да саудым, бозау да карадым. Гел алдынгы булдым. Күңел күтәренкелеге белән яшәргә тырыштым. Бүген дә яшьләр янында яшьләрчә, өлкәннәр янында олыларча була беләм“, - ди ул. 
 
Наил абый белән Гөлирам апа үзләрен хөрмәтләгән җитәкчеләргә рәхмәт хисләрен дә белдерделәр. 
 
“Бүген безнең иң кадерле көнебез. Безне зурлап районнан кадәр килеп, хәлебезне белгән өчен рәхмәт. Медаль гаиләбез өчен зур бүләк“, – диде алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев