Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Әлмәндәр авыл җирлегендә хуҗасыз һәм ташландык йортларны карап чыктылар

Район башлыгы Айрат Җиһаншин, җитәкче-белгечләр һәм җирлек башлыклары Әлмәндәр авыл җирлегенең Борнаш авылында булдылар.

(17 сентябрь, “Апастово-информ”). 


Алар бүгенге көндә бәхәсле булган мәсьәләләрнең берсе - хуҗасыз йортларны тиешле рәвештә законлаштырып, аларны теркәү турында фикер алыштылар. 
“Авылларда ташландык, хуҗасыз йортлар иң катлаулы мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бүгенге көндә яшәү өчен барлык шартлар да бар. Уты да, газы да кергән. Мәктәбе, мәдәният йортлары яңарып тора. Тик авылларда яшәргә һәм авыл хуҗалыгы эше белән шөгыльләнергә теләгән кешеләр әлеге хуҗасыз булган йортларны, җирләрне сатып алып, рәсмиләштерә алмыйлар. Җирлек башлыклары да бу җирләр белән бернишли алмый. Чөнки, шәхси милеккә алар хуҗа түгел. Шулай ук варисларны эзләү дә күп очракта нәтиҗәсез булып чыга. Шуңа күрә, әле яңа гына, Федерация Советында бу мәсьәләдә җирләрне гадиерәк ысул белән законлаштыру турында фикер алыштылар. Без дә үзебезнең тәкъдимнәрне җиткердек. Закончалыкка тиешле үзгәрешләр кертелгән очракта, озак еллар хуҗасыз һәм ташландык ятучы җир участоклары, йортлар хуҗалы булыр иде. Авылларыбыз да ямьләнеп китәр иде. Мисал өчен, 3-5 ел эчендә варислар дәгъва белдермәсәләр, йорт һәм җир участогы ташландык хәлдә торса, аларны җирле үзидарә органнары карамагына тапшырып, шактый гына отышлы адым ясалыр иде. Моңа кадәр ташландык хәлдә булган йортларны торакка мохтаҗ булган кешеләргә, җир участокларын авыл хуҗалыгында эшләргә теләге булган, яки күп балалы гаиләләргә бүлеп биреп булыр иде”, - дип фикерен белдерде район башлыгы. 
Әмма әле бу мәсьәләдә үзгәрешләр кергәнчегә кадәр, урыннарда тиешле эш алып бару мөһимлеге әйтелде. Милекләрен теркәмәүчеләр белән очрашып, аларга бу эшнең кирәклеген аңлату сорала. Районда әлеге эшне тәртипкә салу башланды. Шуңа күрә, һәр авылда хуҗасыз, ташландык йортларны барлап чыгу, инвентаризация үткәрү мөһим. Әгәр дә, йорт хуҗасы мәрхүм икән, аның варисларын ачыклап бетерергә кирәк. Монда төрле сәбәпләр булырга мөмкин. Йортның хуҗасы да, варислары да үлгән булырга мөмкин. Шуңа күрә авыл җирлекләрендә булып, һәр очракны аерым карап чыгу зарур. 
Җирле үзидарә, беренче чиратта, хуҗасыз йортлар исемлеген җыярга тиеш. Әгәр дә, шушы исемлектәге йортларга хокукы булган кем дә булса исән булса, аңа варислыгын рәсмиләштерү кирәклеген аңлату сорала. Ә инде милеккә хокукы булып та, ул варис бу милекне рәсмиләштерергә теләмәсә һәм тиешенчә теркәмәсә, законда каралган чаралар күреләчәген аңлатырга кирәк. 
“Әлмәндәр авыл җирлегендә 271 йорт исәпләнә. Шуның 202 сендә яшәеш бара. Калган 69 хуҗалык күбрәк җәй айларында ял итү өчен файдаланыла. Шулар арасында бөтенләй ташландык булган йортларыбыз да бар. Ташландык йортларның хуҗалары яки мирас кабул итүчеләре белән хәбәрләшеп, рәсмиләштереп бетерергә тырышабыз. Быел шундый өч йорт тиешле дәрәҗәдә рәсмиләштерелде. Биш җир участогын рәсмиләштерү буенча эш алып барабыз. Бүгенге көндә әлеге кешеләргә белдерү кәгазьләре җибәрелде. Ә инде бу вакытта да эшне төгәлләргә теләмәсәләр, без ул җирләрне авыл җирлеге исеменә рәсмиләштерү юлларын эзләячәкбез”, - дип белдерде авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәләлиев.

 

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев