Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Алсу апа Гайфетдинова : “Солдат Анасы булу – җиңел түгел”

Сатмыш авылында яшәүче Алсу апа һәм Данияс абый Гайфетдиновлар биш бала тәрбияләп үстергәннәр.

(27 ноябрь. "Апастово-информ").


"Балаларыбызның барысын да хезмәтне сөяргә, төгәллеккә өйрәттек. Кызганыч әтиләре күптән вафат инде. Беренче улыбыз Данис Казахстанда хезмәт итеп кайтты. Икенче улыбыз Алмаз исемле, авылда яши. Өченче улыбыз Нияз армиядә хезмәт иткәннән соң, Чечняда кайнар нокталарда булды. Дүртенче улыбыз Данияр хәрби хезмәтен Ростов шәһәрендә үтәде. Төпчек улыбыз Данил Иваново өлкәсендә хезмәт куйды. Улыбыз Данияр 26нчы сентябрь көнне мобилизациягә эләгеп, илебез тынычлыгы өчен көрәшкә китте. Солдат анасы булу – бер дә җиңел түгел ул. Мин дә гомерем буе улларым өчен борчылып, аларны солдат хезмәтеннән көтеп яшим. Хәзер улым Данияр өчен ут йотам. Тизрәк исән-сау кайтып җитүен теләп Ходаема ялварам. Кыю, батыр улларым белән горурланам. Һәрбер анага улларын кочак җәеп, шатланып каршы алырга насыйп булсын иде", - ди Алсу апа.
Алсу апа бүгенге көндә төпчек улы Данил белән яши. Үзе лаеклы ялда. Бәйләргә ярата. Балаларының, оныкларының исәнлеге өчен догалар укып күңелен тынычландыра. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев