Апас 7 район спортчыларын каршы алды
1433
0
-Апаска килгәч тә биредә яңа спорт корылмаларының күплегенә хәйран калдык. Спорт комплексында, бассейнда, Апас мәктәбендә безнең өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган иде,-диделәр 1 мартта Апаска төрле категориядә ГТО нормативлары тапшырырга Татарстанның Идел аръягы районнарыннан килүче спорт сөючеләр.
Аны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашты, спортчыларга уңышлар теләде.
Апаста ГТО кышкы спорт фестивале дәвам итә. Иртәгә зона этабында ГТО нормативлары тапшыручы 7 район җыелма командаларын Дәвештә көтәләр. Нарат урманында алар чаңгы ярышында көч сынашачак.
-Безнең кечкенә генә коллективыбыз спорт сөюче апаслылар һәм тирә-күрше районнардан килүчеләрне яхшы әзерлек белән каршылады,-диде үз чиратында спорт комплексы, бассейн җитәкчеләре Руслан Нургалиев белән Айдар Хәйруллин. Апас ДЮСШ директоры Ринат Шәяхмәтов һәм тренерлар күзәтүе астында 7-70 яшьлек спортчылар унга якын төрдә спорт нормативлары тапшырдылар. Зона сайлап алу этабында иң яхшы күрсәткечләр яулаган команда ГТО нормативлары тапшыру кышкы фестивалнең Татарстан финалында катнашачак. Апас командасына җиңү насыйп булсын!
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев