Апас административ комиссиясендә берюлы 8 эш каралды
2017 ел Татарстанда экология елы дип игълан ителде һәм район күләмендә эш программасы расланды. Район башкарма комитеты карары белән 1 апрель-1 июньдә чисталык икеайлыгы барышы хакимиятнең көндәлек контролендә тора. Апас район башкарма комитетының административ комиссия вәкилләре, экологлар көн саен урыннарга чыгып рейдлар үткәрәләр. Ел башыннан бу комиссиянең 3 утырышында барлыгы...
2017 ел Татарстанда экология елы дип игълан ителде һәм район күләмендә эш программасы расланды. Район башкарма комитеты карары белән 1 апрель-1 июньдә чисталык икеайлыгы барышы хакимиятнең көндәлек контролендә тора. Апас район башкарма комитетының административ комиссия вәкилләре, экологлар көн саен урыннарга чыгып рейдлар үткәрәләр. Ел башыннан бу комиссиянең 3 утырышында барлыгы 12 администатив эш каралды инде. Соңгы утырыш 21 апрельдә үтте. Анда табигатьне саклау дәүләт инспекторлары, район хакимияте, авыл җирлекләренең вәкаләтле вәкилләре төзегән 8 административ эш тикшерелеп, авыл төзекләндерү, чисталык саклау Уставларын бозучыларга карата кырыс карарлар чыгарылды.
Утырыш барышында административ комиссиясе рәисе, район башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин:
-Хәзерге тәртип, ТР Административ хокук бозулар Кодексының 3.6 маддә, 1 өлеше буенча (бу Законга төзәтмәләр 2006 елның 19 декабрендә үз көченә керде) чисталык белән санлашмаучыларга беренче юлы ук штрафлар каралган һәм бу акчалар җирле бюдетка керә. Элеккечә кешене оялтып, үгетләү юк хәзер, комиссия утырышында гаеплеләргә кисәтүләр дә ясый алмыйбыз. Менә соңгы утырышта да Законның өтеренә кадәр төгәл үтәп, чисталык проблемасы буенча апрель аенда тутырылган акт-протоколларга нигезләнеп 8 кешене дә иң аз күләмле 2000 сумлык штрафка тартырга туры килде. Моның белән килешмәүчеләр югары инстанцияләр-прокуратура яки судка мөрәҗәгать итә ала. Йорт-бакчаң тирәсе чиста булса, авыл җирлекләренең төзекләндерү Кагыйдәләрен төгәл үтәсәң бу күңелсезлекләр сезне читләтеп үтәчәк,-диде.
-Административ комиссия утырышына кергән һәр протокол фотолар белән нигезләнә. Хәзерге тәртип буенча андый фотохәбәрләрне электрон адресыңны, исемеңне күрсәтеп Интернет аша да җиткереп була. Төзелеш алып барсагыз, авыл җирлегеннән бу хакта аерым рәсми гариза-рөхсәтегез булырга тиеш. Ул ике айга бирелә. Шуңа нигезләнеп, административ комиссиядә сезнең эшегез аерым тәртиптә каралырга мөмкин,-ди административ комиссия секретаре Ләйлә Сираҗиева.
Админстратив комиссия утырышына протокол төзелгән йорт хуҗасы белән бергә авыл җирлеге башлыгы да чакырыла. Комиссия утырышы үтәсе көн билгеле булгач, протокол төзелүче кулына аерым чакыру-повестка бирелергә һәм ул аны кул куеп алырга тиеш. Үз гаебен танымыйча документка кул куймаса, моңардан баш тартса аерым акт языла. Гаепле як билгеләнгән сәгатькә утырышка килмәсә бу административ эш аңардан башка гына да карала. Штраф суммасын вакытында түләмәүчеләргә, йорт-бакчасы тирәсен шуннан соң да төзекләндереп чистартмаучыларга тагын да катырак җәза билгеләнә. Койма-капка, рәшәткәнең урам ягы җәмәгать милке-ул төзек, пөхтә булырга тиеш.
-Административ комиссия утырышына килгәндә авыл җирлеге вәкиленнән шул торак пунктта яшәүчеләрне төзекләндерү кагыйдәләре белән таныштыруларын раслаучы махсус журнал булу белән кызыксынабыз. Бу кагыйдәләр Татарстан Республикасының хокук мәгълүматлары рәсми порталында да урнаштырылырга тиеш. Утырышта протокол төзүче экология инспекторы, моңа вәкаләте булган җитәкче-белгечләр, административ комиссия вәкилләре булуы да шарт. Бу очракта инде административ эшне тикшереп чара күрү гадел булачак, четерекле сораулар калмаячак,-диде үз чиратында район Советы юристы Эльмира Шакирова.
Авылларда кибет, пилорама яки шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотучылар да бихисап. Алар да экологлар, административ комиссия вәкилләренең очлы күзеннән читтә калмыйлар. Чисталык, төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларны комиссия каршына бастырачаклар. Чисталык ул янгын куркынычсызлыгы да. Чүп-чар тирә юнебезне ямьсезли генә түгел, төрле йогышлы, куркыныч авырулар чыганагы да. Авыл урамнарында кеше биеклегендәге бу каты-кура, таллык-әрәмәлекләр иминлегебез өчен дә куркыныч тудыра. Онытмагыз-шәхси затларга беренче юлыга 2 мең сумнан 3 мең сумга кадәр штраф санкциясе кулланыла. Вазифалы затлар өчен бу җәза 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр. Шунысы да бар-бу штрафлар район һәм җирле казнага керә һәм ахыр чиктә төзекләндерү, чисталык өмәләре һәм җәмәгать өчен кирәкле башка чараларга тотыла.
Ришат Җамалиев..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев