Апас аграр көллияте укучылары Беслан фаҗигасендә вафат булучыларны искә алдылар
Бөтенроссия “Тормыш тамчысы” акциясе кысаларында Апас аграр көллиятендә хәтер чарасы узды.
(3 сентябрь, “Апастово-информ”).
3 сентябрь – Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Бу көнне Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә булган фаҗигадә вафат булучыларны искә алабыз. Әлеге уңайдан Апас аграр көллиятендә “Тормыш тамчысы” акциясе кысаларында хәтер чарасы узды. Укучылар уч төбенә су җыеп, фаҗигадә корбан булучылар рухына атап, чәчәкләргә су салдылар. Бер минут тынлык игълан итеп аларны искә алдылар. Беслан фаҗигасе күренешләрен үз эченә алган видеотапшыру тәкъдим иттеләр.
“Беслан шәһәрендәге вакыйганы яшьләр онытмасыннар иде. Әлеге тетрәндергеч хәлдән гыйбрәт алып, тынычлыкның кадерен белеп яшәсеннәр. Максатыбыз - укучыларда терроризм һәм экстремизмга каршы тору буенча гражданлык позициясен формалаштыру”, - диде көллият директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Альбина Габитова.
Районыбыз мәктәпләрендә “Тормыш тамчысы” акциясе кысаларында хәтер чаралары дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев