Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас аграр көллияте башкалада үз продукциясен тәкъдим итте

Казанның агросәнәгать паркында республика урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең «Осталар шәһәре» Республика авыл хуҗалыгы һәм техник иҗат эшләнмәләре ярминкәсе узды.

 

(8 октябрь, "Апастово-информ").

Ярминкә һөнәри белем бирү сыйфатын күтәрү, яшьләр арасында эшче һөнәрләрен популярлаштыру һәм халыкны авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү максатыннан оештырыла. 

Ярминкәне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән оештырыла.  Биредә урта һөнәри белем бирү йортлары, мәгариф оешмалары бар иде. 

Ярминкәдә районның аграр көллият коллективы да катнашты, үз мәйданчыгында
җитештерелгән бакча участогы, тегү, текстиль, кулинария эшләнмәләрен тәкъдим итте.  Районның мәдәният хезмәткәрләре сатып алучыларга яхшы кәеф өстәде.

Мәйданчыкны матур итеп бизәделәр, күргәзмәләр, фотозоналар ясадылар. Ул Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы һәм 
Татарстан Республикасында цифрлаштыру елына багышланды.

Ярминкә барышы белән
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм район башлыгы Айрат Җиһаншин танышты.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев