Апас балалар бакчаларында газ-җылыту мичләрен кабыздылар
-Районда газ белән җылытылучы барлык административ, социаль-мәдәни, мәгариф учреждениеләренең быелгы ягу сезонына әзерлеге документациясен без "Гостехнадзор" оешмасына республика буенча беренче булып, 24 августка тапшырдык. Шуның нәтиҗәсендә 28 августта райондагы балалар бакчаларында газ мичләрен дә Татарстанда иң беренче булып эшкә куштык. Районыбызда газ белән җылытылучы барлыгы 116 шундый объект бар. Барысының...
-Районда газ белән җылытылучы барлык административ, социаль-мәдәни, мәгариф учреждениеләренең быелгы ягу сезонына әзерлеге документациясен без "Гостехнадзор" оешмасына республика буенча беренче булып, 24 августка тапшырдык. Шуның нәтиҗәсендә 28 августта райондагы балалар бакчаларында газ мичләрен дә Татарстанда иң беренче булып эшкә куштык. Районыбызда газ белән җылытылучы барлыгы 116 шундый объект бар. Барысының да кышкы җылыту сезонына әзерлеге җәй уртасында ук яхшылап тикшерелде һәм яхшы дип табылды,-ди район башкарма комитының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе урынбасары Радик Хәлилов.
Регламент-кагыйдәләр буенча оешма-учреждение газ-җылыту хуҗалыклары өчен җаваплы белгечләр 5 елга бер тапкыр, техник персонал-операторлар ел саен махсус курсларда укырга тиеш. Газ, җылыту җиһазларына 3 елга бер тапкыр махсус тикшерү-сынау үткәрелә. Районда бу таләп тә катгый һәм үзвакытында үтәлә.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев