Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апас бюджеты төпсез түгелдер, шәт...

Апас, авыллардагы ике ел элек реконструкцияләнгән заманча урам утлары хәзер кояш баер алдыннан автомат реле кабызу, таң алдыннан сүндерүгә көйләнгән. Бюджет акчасы шулай янга кала, экономияләнгән акчаларга исә урам утлары системасы тагын да камилләшә. Шул ук вакытта авыллар, район үзәге халкыннан автоматларның диодлы яктырткычларны бик иртә кабызып, кояш кыздыра башлагач...

Апас, авыллардагы ике ел элек реконструкцияләнгән заманча урам утлары хәзер кояш баер алдыннан автомат реле кабызу, таң алдыннан сүндерүгә көйләнгән. Бюджет акчасы шулай янга кала, экономияләнгән акчаларга исә урам утлары системасы тагын да камилләшә. Шул ук вакытта авыллар, район үзәге халкыннан автоматларның диодлы яктырткычларны бик иртә кабызып, кояш кыздыра башлагач кына сүндерүләре турында хәбәрләр алдык. Әйтик, бу хәл Апасның Әнәле ягындагы яңа урамнарында бик еш күзәтелә. Бәлкем бу күренешләр сезнең урамда, сез яшәгән авылларда да бардыр, район электр челтәрләренә яки безгә хәбәр итегез. Авыл җирлекләренә, район энергетикларына урам утларына инвентаризация-ревизия үткәрергә кирәктер, бәлкем? Бюджет акчалары бит ул казнага без-апаслылар түләгән салымнардан җыела, димәк, үзебезнең акчаларны кирәкмәгәнгә бушка исраф итәбез түгелме?
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев