Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас егетләре гуманитар ярдәм тапшыра

Районда “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!“ республика хәрәкәте кысаларында махсус операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыю дәвам итә.

(30 январь, “Апастово-информ”)


Әлеге акциягә районның игелекле уллары да кушыла. Апаста яшәүче Азат Сафин туган яктан читтә булган егетләргә ярдәм йөзеннән электр генераторы, бензин пычкылары, аларга майлар, сыеклык белән эшләүче яндыргычлар тапшырды.
“Җае чыккан саен үзебезнең егетләргә булышырга тырышам. Алар туган җиребездән читтә махсус хәрби операциядә катнаша. Анда кирәк булган әйберләр алып килдем. Хәленнән килгән һәр кешене әлеге изге эшкә кушылырга чакырам”, - ди ул.
Гуманитар ярдәм “Алга” яшүсмерләр үзәгендә кабул ителә.
“Азат Сафинның акциядә беренче генә катнашуы түгел. Әлегә кадәр ул мобилизациядә булган егетләргә фонарьлар, батарейкалар китергән иде. Бу әйберләр егетләребезгә барып ирешеп, файда китерер дип ышынам”, - ди Илдар Салаватов.
Туган яктан чираттагы ярдәм 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан китәчәк. Теләге булган һәр кеше бу изге эштә катнаша ала. Акчаны күчерергә дә мөмкин. Андый мөмкинлеге булмаучылар “Алга” яшүсмерләр клубында эшләүче волонтерларга тапшыра ала.

Реквизитлар:
2200 5301 9339 6843 ( Ак Барс Банк картасы номеры)
Альберт Ильдарович Г.
«Помощь мобилизованным» дип тамгаларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев