Апас егетләре солдат булырга әзерләнә
Бүген, 5 нче апрельдә, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев җитәкчелегендә чакырылыш комиссиясе утырышы булып узды.
(5 нче апрель, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).
Хәрби хезмәткә чакырылырга яше җиткән егетләр көн дәвамында табиблар янында булып, тикшерү уздылар.
“Быел районнан 26 егет хәрби хезмәткә алыначак. Беренче чиратта югары белем алган, урта һөнәри белем һәм хәрби хезмәткә махсус әзерлек үзләштергән егетләр чакырыла. Бүгенге көндә “С” категориясе булган шоферлар, пешекчеләр, медбратлар кирәк”, - диде хәрби комиссар Илшат Паймурзин.
Коронавирус инфекциясенә каршы тору өчен барлык саклану чаралары да үтәлә. Утырыш өч көн дәвамында булачак.
Хәрби хезмәткә карата сорауларыгыз булса комментарийга языгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев