Апас егетләре солдаттан сәлам юллый
Хәрби чакырылыш башлану белән, районның кыю, тәвәккәл егетләре армия сафларына юл алды.
(10 декабрь, "Апастово-информ").
Апас районы Каратун станциясеннән. Инсаф Галиуллин, Морзалар авылыннан Нияз Алеев,Айнур Яппаров,
Шәмәктән Илназ Вафин,Ябалактан Илмир Миңнуллин,Биештән Айнур Садров.


Иске Әнәле авылыннан Фәнис Заһидуллин 7 декабрьдә ил чикләрен саклау өчен хәрби хезмәткә юл алдылар. Алар Хабаровск якларында хезмәт итәчәкләр.

Солдат егетләр әти-әниләренә, туганнарына, дусларына, сөйгән ярларына сагынычлы кайнар сәламнәр юллыйлар.
Без исә егетләрнең горурлык белән хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.
Сынатмагыз, Апас егетләре! Ак юллар сезгә!



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев