Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас форпостчылары унынчы республика слетында катнаштылар

Казан шәһәрендә "Форпост" оешмаларының унынчы республика слеты үтте. Анда Апас районыннан әлеге оешма эшендә актив эшчәнлек алып баручылар һәм отряд әгъзалары катнашты. Апас аграр көллиятеннән Булат Баязов, Апас мәктәбеннән Риназ Хәсәнов, Иске Йомралы мәктәбенең "Форпост" отряды җитәкчесе Әминә Мингазиева, районның "Форпост" оешмасы җитәкчесе Гөлнара Фәхретдинова Мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына...

Казан шәһәрендә "Форпост" оешмаларының унынчы республика слеты үтте. Анда Апас районыннан әлеге оешма эшендә актив эшчәнлек алып баручылар һәм отряд әгъзалары катнашты. Апас аграр көллиятеннән Булат Баязов, Апас мәктәбеннән Риназ Хәсәнов, Иске Йомралы мәктәбенең "Форпост" отряды җитәкчесе Әминә Мингазиева, районның "Форпост" оешмасы җитәкчесе Гөлнара Фәхретдинова Мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Борнаш мәктәбеннән Илнур Гыйбадуллин исемле сәгатькә, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Рания Михайлова акчалата премия белән бүләкләнде. "Тәртип саклау отрядлары районда зур эш алып бара. Аларның тырышлыгы республикада да югары бәяләнде", - ди районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлегенең баш белгече Гөлира Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев