Апас хокук сакчылары Казанда диверсантлар тоткан
-Апас районы эчке эшләр бүлегенең 10 кешелек оператив төркеме Казанда бөтендөнья футболы Конфедерация Кубогы матчлары барганда 1 айлык хезмәт командировкасында үзен бик яхшы яктан танытты, -дип хәбәр итә район полиция хезмәте җитәкчесе Раил Гатауллин. Татарстан, Россия махсус хезмәтләре алар саклаган объектта-автотранспорт базасында-хәрби өйрәнү-укулар үткәреп, бирегә шартлы рәвештә диверсантлар үтеп керә...
-Апас районы эчке эшләр бүлегенең 10 кешелек оператив төркеме Казанда бөтендөнья футболы Конфедерация Кубогы матчлары барганда 1 айлык хезмәт командировкасында үзен бик яхшы яктан танытты, -дип хәбәр итә район полиция хезмәте җитәкчесе Раил Гатауллин.
Татарстан, Россия махсус хезмәтләре алар саклаган объектта-автотранспорт базасында-хәрби өйрәнү-укулар үткәреп, бирегә шартлы рәвештә диверсантлар үтеп керә һәм шартлаткычлар куялар. Безнең Апас егетләре бик уяу булып чыгалар-ике уку-өйрәнүләр барышында да кисәтү-саклау чаралары тиз һәм төгәл кулланылып, шартлы диверсантлар да, шартлы шартлаткычлар да вакытында ачыкланып юк ителә. Бу вакыйгаларда катнашучылар арасыннан иң кыюлар Татарстан Эчке Эшләр министры генерал-лейтенант Артем Хохорин боерыгы нигезендә аерым билгеләп үтелделәр. Дәүләтнең олы бүләкләренә лаек булган Апас хокук сакчылары Рәмис Шакиров, Рамил Ибраһимов, Руслан Ваһапов һәм аларның хезмәттәшләрен котлыйбыз. Авыр, җаваплы хезмәтегездә яңа танылулар телибез!
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев