Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апас кыр батырларын Казанда котладылар

Быелгы урак Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов катнашында һәм аның хәер-фатыйхасы белән Дәүләки кырында беренче августта башланды. -Кырларыгызда уңыш бик мул күренә. Татарстанда уракка да апаслылар иң беренче булып чыкты. Хәерле сәгатьтә булсын,-диде министр кырда игенче-механизаторлар белән очрашып. Сынатмадык быел, ашлыкның гомуми җыемы 110 мең тонна, бер гектар уышы...

Быелгы урак Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов катнашында һәм аның хәер-фатыйхасы белән Дәүләки кырында беренче августта башланды.

-Кырларыгызда уңыш бик мул күренә. Татарстанда уракка да апаслылар иң беренче булып чыкты. Хәерле сәгатьтә булсын,-диде министр кырда игенче-механизаторлар белән очрашып.

Сынатмадык быел, ашлыкның гомуми җыемы 110 мең тонна, бер гектар уышы исә уртача 35,6 центнердан артык булды. Эшле кеше ашлы да булырга тиеш бит-ул арада Татарстан Президенты күрсәтмәсе нигезендә "Урак-2017" дә иң күп ашлык суктырган, игеннәрне теземнәргә салган республиканың 200 комбайчысын 100әр мең сумлык акчалата Грант-Сертификат белән бүләкләү турында хөкүмәтнең аерым Карары чыкты. Бу лидерлар арасында биш апаслы булуы безгә булган зур хөрмәт һәм дәрәҗә ул. Аларны сез дә белеп торыгыз:

-"Зөя" агрофирмасының Дәвеш бүлекчәсе механизаторы Рамил Рәхмәтуллин "МАКДОН" да бу сезонда 1187, "АгроАктив" хуҗалыгы механизаторы Рәис Шакирҗанов "ЧЕЛЛЕНДЖЕР" үзйәрешле чапкыч белән 1146 гектарда игеннәрне теземнәргә салып район һәм республика рекорды куйдылар.

-"Зөя" агрофирмасы комбайнчылары Ленар Шәрипов "КЛААС-ЛЕКСИОН-560" белән быел барлыгы 3814 тонна, Фирдүс Ибәтуллин "ЛЕКСИОН-560" белән 3720 тонна һәм "ПОЛЕСЕ КЗК-10К" белән АгроАктив" механизаторы Раил Нигъмәтуллин 2295 тонна ашлык суктырып алдылар. Бу күрсәткечләргә ирешү алар өчен бер дә җиңел булмады, әлбәттә, бу экипажларга районнан читкә чыгып та башкаларга ярдәм күрсәтергә туры килде быелгы катлаулы һәм җаваплы уракта.

Һәм менә 14 ноябрьдә биш уңган-булган 5 механизатор район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Иляс Заһидуллин озатуында Казанга, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бик матур һәм мәгърүр Игенчеләр Сарае тантаналар залына зур кунак итеп чакырылдылар. Министр Марат Әхмәтов кулыннан 100 әр мең сумлык сертифкат алу мизгеле алар өчен чиксез зур бер вакыйга булды. Соңыннан зур залда мул сыйлы табын артына да бик вәкаръ белән кереп утырдылар районыбызның кыр батырлары. Хезмәтең шулай хөрмәтләнгәч, югары бәяләнгәч яхшы бит инде ул!

Фирдүс Ибәтуллин белән ел да кырда очрашабыз. Район урак батырларына район башлыгы Рәшид Заһидуллин, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин, агрофирма җитәкчесе Марат Хәсәнов, урак эшләре башлангач махсус оештырылучы район штабы вәкилләре кыр премиясен гадәттә аның экипажына иң беренчеләрдән булып тапшыралар. Быел да шулай булды. Аңа алдынгыларны Татарстан күләмендә дә аерым билгеләп үтәчәкләрен җиткергән идем.

-Болай булса кырдан кайтып кереш юк. Улым Илшат белән эшлибез быел. Хезмәттәшем Ленар Шәрипов та быелгы уракта улы белән алмашлап иген суга. Ярышып, ярдәмләшеп эшлибез без, шулай яхшы, шулай күңелле безгә,-дигәне бик истә калган. Юраганы рас килде Фирдүснең...

Олы бүләкләргә, хөрмәткә үз тырышлыклары белән ирешкән быелгы кыр батырларын ихластан котлыйбыз, Апасыбызны Татарстанга танытучыларга яңа уңышлар телибез, башкаларны да алар үрнәгенә кушылырга чакырабыз!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев