Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зиятдинова авыл мәктәпләрендә цифрлы чаралар куллануның әһәмияте хакында республика утырышында чыгыш ясады
Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының чираттагы утырышы узды.
(15 декабрь, “Апастово-информ”).
Утырышта белем бирүдә цифрлы чаралар куллану, укытучыларны һәм укучыларның цифрлы технологияләр буенча белемен арттыру мәсьәләләре каралды. Биредә Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зиятдинова да катнашты. Ул авыл мәктәпләрендә цифрлы чаралар куллануның әһәмияте, укытучыларның һәм укучыларның цифрлы трансформациясе хакында чыгыш ясады, авыл мәктәпләренең эш тәҗрибәсен тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев