Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас мәктәбе укучылары күргәзмә тәкъдим итте

Район мәдәният йортында инвалидлар декадасы кысаларында һәм Ватан Геройлары көне уңаеннан бәйрәм чарасы үтте.

(9 декабрь, "Апастово-информ").


Әлеге чарада Апас урта мәктәбе укучыларының дәресләрдә эшләгән кул эшләреннән, рәсемнәреннән, уңышларыннан торган эчтәлекле күргәзмә дә  куелды.
 Мөмкинлекләре чикле булып та талантлары чиксез булган балаларның күргәзмәләре искиткеч иде.  Һәр күргәзмәне укучылар үзләре яклады. Шулай ук район җитәкчелеге дә кул эшләре белән танышты, балалар белән аралашты.

"Әлеге күргәзмәне әзерләүгә өлеш керткән барлык хезмәттәшләремә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Укучыларыбызга яңа уңышлар телибез", -  ди Апас урта мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев