Апас мәктәбенең 7 “А” классы укучылары сәяхәткә чыкты
Уку елы тәмамланыр алдыннан, укучылар бер көннәрен класс җитәкчеләре белән берлектә күңелле ялга багышладылар.
(1 июнь, “Апастово-информ”).
Апас урта мәктәбенең 7 “А” классы укучылары класс җитәкчеләре Гүзәл Дәүләтшина белән берлектә Апасның матур җирләренә, мәдәният йортына сәяхәт оештырды. Алар Апасның Яр буена барып та күңелле һәм файдалы ял иттеләр.
“Балаларыбыз күңелләре булып, сөенеп кайттылар. Укытучыларга зур рәхмәт”, - дип хәбәр иттеләр әти-әниләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев