Апас мине кире чакырды
Свияжский бистәсендә 90 яшьлеген каршылаучы Диләфрүз Хаҗиеваның эш стажы 50 елга якын: -Һаман кеше арасында булдым, җаваплы вазифалар башкардым,-дип каршылады ул безне, хатирәләре белән уртаклашты. -Башта туган авылым Кече Бакырчыда колхозда, сельпода, аннан Үтәмештә кибетче булып эшләп торган җиремнән язмыш кубарып алды да, 50 еллар чамасы Буа якларында яшәп хезмәт...
Свияжский бистәсендә 90 яшьлеген каршылаучы Диләфрүз Хаҗиеваның эш стажы 50 елга якын:
-Һаман кеше арасында булдым, җаваплы вазифалар башкардым,-дип каршылады ул безне, хатирәләре белән уртаклашты. -Башта туган авылым Кече Бакырчыда колхозда, сельпода, аннан Үтәмештә кибетче булып эшләп торган җиремнән язмыш кубарып алды да, 50 еллар чамасы Буа якларында яшәп хезмәт куйдым. Туган як үзенә тарта шул, картлыгымда Апасыма бик кайтасым килде. Шөкер, юлымда яхшы кешеләр генә очрады. Үземне әниләре урынына тиң күргән туганнарым Нурсинә, Ринат белән Алсинә Габдрахманова, балалары Шамил, Маратка кирәк булып, өй түрендәге кадерле һәм бик бәхетле кеше мин бүген. Бүләкләрегез дә бик матур, үзегез дә бик саваплы адәмнәр икәнсез, барыгызга да зур рәхмәт, балалар,-дип озатып калды.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев