Апас мәктәбе коллективы өлкәннәрне хөрмәтләде
Апас мәктәбе укучылары ел дәвамында өлкәннәр янында булып, аларның хуҗалык эшләрендә булыша.
Көз көне дә ялгыз яшәүче өлкәннәрнең өйләренә барып, бакчаларын җыештырырга, яшелчәләрен җыеп бетерергә булыштылар. 1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан да апа-абыйлар яраткан хезмәт урыннарында кунакта булдылар. Алар өчен чәй табыны оештырылды. Шулай ук укучылар көче белән концерт программасы әзерләнде. Өлкәннәр рәхәтләнеп сөйләште, аралашты, яшь чакларын искә алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев