Апас мәктәбе укучылары сыерчыкларны яңа оялар ясап каршы алды
Апас мәктәбе укучылары “Кошларга оя бүләк ит“ акциясендә катнашты.
(7 апрель, “Апастово-информ“).
“Укучылар күңелендә табигатькә, әйләнә-тирәгә сакчыл караш, туган якка мәхәббәт тәрбияләү максатыннан “Кошларга оя бүләк ит“ акциясе оештырдык. Укучылар технология дәресләрендә сыерчык оялары ясадылар. Аларны мәктәп ишегалдындагы агачларга урнаштырдык. Хәзер укучылар кызыксынып кошлар килүен күзәтә“, – ди мәктәп директоры Гүзәлия Зыятдинова.
Мәктәптә “Канатлы дусларга ярдәм ит“ акциясе кыш көне дә узды. Җимлекләр куеп, аларга җим салу да укучыларны яраткан шөгыле иде.#эковесна
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев