Апас мәктәбе укучылары Ульян өлкәсеннән уңышлар белән кайтты
Ульян өлкәсе Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 22 нче мәктәбендә II төбәкара Гакыйль Сагиров укулары җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
(30 апрель, “Апастово-информ“).
Анда Апас урта мәктәбеннән 3 укучы, 2 җитәкче һәм район мәгариф бүлеге методисты катнашты. Биредә Гүзәл Хәбибуллина - 11Б сыйныфы укучысы 1 урынны (җитәкчесе Гүзәл Дәүләтшина); Динә Шакирова - 6Б сыйныфы укучысы 2 урынны (җитәкчесе Флорида Мифтахова); Инсаф Сафиуллин - 11А сыйныфы укучысы 3 урынны (җитәкчесе- Энҗе Сафиуллина) яулады.

“Тантанадан җылы хисләр алып, якташыбыз Ульяновск өлкәсе татарлары милли мәдәни- автономиясенең Башкарма комитеты рәисе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура президиумы әгъзасы Рәмис Сафин белән күрешеп кайттылар. Уңышлар өчен чын күңелдән сөендек“, – диде Апас урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Дәүләтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев