Апас мәктәбе укучылары яшәгән төбәгебезнең яшеллеккә күмелүен тели
Апас урта мәктәбе укучылары бакча чәчәкләренең орлыкларын көздән үк җыеп калган.
(16 май, "Апастово-информ").
"Яшел планета" акциясе кысаларында әлеге чәчәкләрне матур итеп төргәкләп райондашларга да өләштеләр. Аларны утырту, үстерү серләре белән дә уртаклаштылар.
Тиздән әлеге орлыклар яңа хуҗаларын сөендереп тишелеп чыгар, чәчәкләре тирә-юньне ямьгә күмәр.
"Тәрәзә төпләрендә үсентеләр кыш уртасыннан үсә.Мәктәп тирәсен дә үзебез үстергән чәчәкләр бизәячәк", - диләр кызлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев