Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас мәктәбе укучысы “Чиста булачак” экологик хәрәкәтенең махсус бүләкләренә ия булган

Регина Гыйбадуллина Апас мәктәбенең 10нчы сыйныфында белем ала.

 

(2 апрель, “Апастово-информ”).


“Чиста булачак” экологик хәрәкәте, “Стрела” экоотряды активисты Регина Гыйбадуллина “Минем экойортым“ республика онлайн марафонында катнашып, җиңүче булып танылган һәм бүләкләргә ия булган иде.
Онлайн форматта узган “Минем экойортым“ республика бәйгесенең бүләкләү тантанасында да ул “Чиста булачак” экологик хәрәкәте тарафыннан оештырылган уйнатуларда катнашып, махсус бүләкләр алган. Бу хакта аның остазы, Апас мәктәбенең география укытучысы Лилия Вәлиева белдерде.
“Регина экологик бәйгеләрдә бик теләп катнаша. Әйләнә-тирәбезне, табигатебезне саклауга багышланган төрле проект эшләре яклый. Ул безнең “Стрела” экоотрядыбызның да иң актив әгъзасы булып тора. Регинага киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешергә насыйп булсын”, - диде Лилия Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев