Апас мәктәбендә үзидарә көне үтте
Укытучылар көне уңаеннан, Апас урта мәктәбендә югары сыйныф укучылары үзидарә көнен үткәрде. Максаты - үзләрен укытучы - дублёр ролендә сынап карау.
Балалар әлеге һөнәрнең авыр икәнен, балаларга белем бирү - сабырлык һәм түземлек соравын аңладылар. Көн азагында дублёр - укытучылар педагогик киңәшмәгә җыелып, шул турыда сөйләштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев