Апас музеенда сәгатьләр күргәзмәсе
Апас музеенда тиздән бирегә күпләп килүче тарих җанлы сәяхәтчеләр, кунаклар хозурына стена-өстәл сәгатьләре, будильниклар күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Аның саклагычларында бүген төрле гасырларда, төрле илләрдә чыгарылган 57 тарихи экспонат бар. -Кукмара яклары киез итек, Шәле яклары йомшак шәлләре белән атаклы,-ди аның тиктормас, эзләнүчән, энтузиаст җитәкчесе Рәмис Ногманов. -Ә безнең Апасыбыз сәгать...
Апас музеенда тиздән бирегә күпләп килүче тарих җанлы сәяхәтчеләр, кунаклар хозурына стена-өстәл сәгатьләре, будильниклар күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Аның саклагычларында бүген төрле гасырларда, төрле илләрдә чыгарылган 57 тарихи экспонат бар.
-Кукмара яклары киез итек, Шәле яклары йомшак шәлләре белән атаклы,-ди аның тиктормас, эзләнүчән, энтузиаст җитәкчесе Рәмис Ногманов. -Ә безнең Апасыбыз сәгать төзәтү осталары Наил, Назыйф Салаватовлар гаилә династиясе белән данлыклы. Сәгатьләр күргәзмәсендәге 30 экспонат шушы гаилә архивыннан куелды. Белем көне-1 сентябргә бу күргәзмә стендлары тагын да тулыланачак. Экспонатларның бик күбесе төзек хәлдә булып, әле дә сәгать-минутлар саный.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев