Апас районы балалары Мәскәүдә булып кайтты
Район башлыгы әтиләре мобилизацияләнгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга истә калырлык бүләк ясады.
(1 нче гыйнвар, "Апастово-информ").
Кышкы каникулның беренче көненнән балалар Мәскәү шәһәрен күреп кайту бәхетенә ирештеләр. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова, укытучылар, шәфкать туташы озата барды.
Сәяхәт кысаларында балалар Кызыл мәйданда, мавзолейда, ГУМда, ВДНХда, океанариум, Бөек Ватан сугышы музее һәм башка бик күп музейлар белән таныштылар. Шулай ук "Мәңгелек ут" янында караулның алмашкан вакытын карадылар.
"Балалар һәрбер булган җирне игътибар белән карадылар, сораулар бирделәр. Поездда кайтканда һәрберсен искә төшереп сөйләшеп каттылар. Искиткеч сәяхәт булды", - диде Гөлүсә Галләмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев