Апас районы кырларында, фермаларында
Табигать бераз көйсезләнсә дә кырларда эш тукталганы юк. 6 июньгә 450 гектарда уҗымнар, күпьеллык үләннәр чабылып терлекләр улагына салынды. Барлыгы 1500 гектарда үсемлекләр тукландырылды. 25000 гектарда чүп үләннәре, төрле корткычлар һәм үсемлек авыруларына каршы кирәкле агрочаралар үткәрелде. 5000 гектарда чәчелгән культуралар тишелеп чыкканчы һәм тишелеп чыккач тырмаланды. 6 июньдә дәүләткә...
Табигать бераз көйсезләнсә дә кырларда эш тукталганы юк. 6 июньгә 450 гектарда уҗымнар, күпьеллык үләннәр чабылып терлекләр улагына салынды. Барлыгы 1500 гектарда үсемлекләр тукландырылды. 25000 гектарда чүп үләннәре, төрле корткычлар һәм үсемлек авыруларына каршы кирәкле агрочаралар үткәрелде. 5000 гектарда чәчелгән культуралар тишелеп чыкканчы һәм тишелеп чыккач тырмаланды.
6 июньдә дәүләткә һәм эшкәртүчеләргә барлыгы 106 тонна сөт озатылды. Бер сыерга уртача савым 17,5 килограмм тәшкил итте. Сатылган сөт күләмендә 21,2 тоннасы- халыктан җыелган өлеше.
Бүгенгә 24 ферма сыерлары көтүлекләргә чыгарылды. Барлыгы 20 тана, бозаулар көтүе шулай ук җәйге лагерь-көтүлекләрдә йөри.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев